Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Монда вакыт сизелми дә үтә...”

Безнең район территориясенә кергән Куйбышев сусаклагычы акваториясенең Вертолет утравында республика балалар палатка лагеры урнашкан. Владимир Корнилов Июль уртасыннан август башына кадәр эшләячәк бу лагерьны "Эволюция утравы" дип атыйлар. Татарстанда ул беренче тапкыр гына эшли, аны республика "Җәй" үзәге һәм Бөтенроссия хәрби-тарихи җәмгыять оештырды. Легерьны оештыручылар, аерым алганда, ТР "Ватан"ны Берләштерү"...

Безнең район территориясенә кергән Куйбышев сусаклагычы акваториясенең Вертолет утравында республика балалар палатка лагеры урнашкан.

Владимир Корнилов

Июль уртасыннан август башына кадәр эшләячәк бу лагерьны "Эволюция утравы" дип атыйлар. Татарстанда ул беренче тапкыр гына эшли, аны республика "Җәй" үзәге һәм Бөтенроссия хәрби-тарихи җәмгыять оештырды. Легерьны оештыручылар, аерым алганда, ТР "Ватан"ны Берләштерү" региональ җәмәгать яшьләр оешмасы, Казанның "Бентос" су астында йөзү клубы бу сменада күптөрле мавыктыргыч чаралар уйлап табалар. Монда күңелең теләгәнне сайлап алырга була. Мәсәлән, балалар үз көчләрен скайпаркта (бау паркы), су (катамараннарда), су асты спортында, виндсерфингта, кайтта (очкыч елан) сынап карыйлар. Моннан башка укучылар археология нигезләре, эзләнүләр, экология хәрәкәте белән таныштылар. Төрле түгәрәкләр турында әйткән дә юк, спорт уеннарында катнаштылар.

Лагерьда Яр Чаллыдан, Спас, Тәтеш, Балтач, Алексеевск, Әлки, Мамадыш районнарыннан килгән барлыгы 160лап бала ял итә.

Әлбәттә, кадрлар яхшы булса, лагерь да уңышлы эшли. "Эволюция утравы"нда лагерь начальнигы, "Бентос" клубы җитәкчесе Антон Мельников сүзләренә караганда, монда тәҗрибәле тренер-педагоглар һәм вожатыйлар эшли. Аларның кайберләре һәм укучылар үзләре дә мондый лагерьларда әлегә кадәр дә ял иткән булганнар.

- Монда вакыт сизелми дә үтә,-ди укучылар үз тәэсирләре белән уртаклашып,- бездә әллә нинди кызыклы чаралар үткәрелә, без аларда теләп катнашабыз...

Ә бу атна башында "Эволюция утравы"нда Спас районы башлыгы Камил Нугаев булып китте. Ул лагерьдагы яшәү шартлары белән танышты, укучылар белән аралашты, ә алар аңа ниләр белән шөгыльләнүләре, нәрсәләргә өйрәнүләре турында сөйләделәр.

Палаткалы лагерь традицияләрен баетып, аны оештыручылар теләк булганда күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь Вертолет утравы Куйбышев сусаклагычы смена