Матурая йортлар, яңара...
Яңалыклар

Матурая йортлар, яңара...

Бу көннәрдә “Спасагрострой” җәмгыяте коллективы Гордеев урамындагы ике катлы 5нче йортта капиталь ремонт эшләре башкара.

Планга беренче чиратта йорт түбәсен яңа материаллар кулланып ябу планлаштырылган иде. Бу эшне инде башкарып чыкканнар. Хәзер Роман Кипров җитәкчелек иткән төзүчеләр бригадасы фасадның аскы өлешен җылыту белән мәшгуль.

Моннан тыш, агымдагы елда шәһәрдә күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына тагын өч йорт кертелгән. Мәсәлән, Вертынская урамындагы 5нче йортта тулысынча электр чыбыклары, Пионер урамындагы 29нчы йортта – суүткәргеч һәм канализация системаларын алмаштыру күздә тотыла. Пионер урамындагы 30нчы йорт фасады төзекләндереләчәк. Гомумән алганда, әлеге коллектив әгъзаларының мәшәкатьләре җитәрлек. Эшләр исә махсус экспертиза тарафыннан расланган проект-смета документлары килүгә карап дәвам иттереләчәк.

Әлеге объектларда капиталь ремонт уздыру өчен төрле финанслау чыганакларыннан 6 миллион сумнан күбрәк акча тотылачак. Төзүчеләр, билгеләнгән эшләрне әлеге йортларда яшәүчеләргә уңайсызлыклар килеп чыкмаслык итеп, тиз арада тәмамларга тырышалар.

Руслан Хамидуллин фотолары.


Нет комментариев