Коронавируска каршы антитәнчекләре булган кешеләргә QR-кодлар бирә башлыйлар
Кодлар бер елга бирелә.
Организмында коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр булган кешеләргә COVID-19 авыруын кичерүләре турында сертификатлар бирелә башлый. Бу хакта вице-премьер Татяна Голиковага сылтама белән Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.
ПЦР-тест уңай булса да, COVID-19 диагнозы рәсми куелмаган кешеләр шактый. Хәзер мондый кешеләргә авыру турында бер елга сертификат алу өчен, COVID-19 авыруына каршы антитәнечкләргә анализ ясату да җитә. Бу очракта антитәнчекләрнең күләме түгел, ә аларның канда булуы-булмавы гына исәпкә алына.
Әгәр кеше үзен коронавирус белән авырган дип санаса, әмма ПЦР-тест тапшырмаган һәм медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итмәгән булса, мондый кешеләргә дә антитәнчекләргә анализ тапшырырга кирәк. Канда COVID-19 авыруына каршы антитәнчекләр табылган очракта, сертификат ярты елга бирелә.
Чит илдә Россиядә яки чит илдә чыгарылган вакцина белән прививка ясатучыларга да Россия территориясендә ярты елга QR-код биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев