Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комсомол, син минем хәтердә...

Мәктәбебезнең авыл тарихы музеенда “Комосомол, син минем хәтердә...” дип исемләнгән чара узды. Ул комсомолның бер гасырлык юбилеена багышланды.

Мәдинә ҖАМАЛИЕВА,
Иске Рәҗәп мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Комсомол дистә еллар дәвамында совет халкы өчен зур тормыш мәктәбе булды. Заманында авылның комосомол оешмаларында актив эш алып барган кешеләр бик күп. Алар арасыннан Дамир Хәмидуллин, Гөлсара Нотфуллина, Флера һәм Рәүф Хәйретдиновлар, Зөфәр Таһиров һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин. Чарада катнашкан элекке комсомол лидерлары, комсомол тормышында актив катнашкан кешеләр укучылар белән кызыклы әңгәмәләр алып бардылар, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Төрле тарихи чыганакларга таянып, комсомолның кайчан барлыкка килүе, яшьләр оешмасына ничек һәм беренче чиратта кемнәрне кабул итүләре, җәмәгать тормышы белән бәйле көндәлек мәшәкатьләр турында өлкән класс укучыларына Флера  Хәйретдинова мавыктыргыч итеп сөйләде. Шулай ук илле ел буе саклаган комсомол билетын һәм күкрәккә тагып йөргән значогын күрсәтте.
–  Комсомол яшьләрнең ялларын файдалы итү өчен нинди генә чаралар оештырмадык без, – диде Флера Хәйретдинова. –  “Огонек”лар, китап укучылар конференциясе, төрле әдәби, сорау-җавап рәвешендәге кичәләр, комсомол укулары, төрле темаларга әңгәмәләрдә комсомоллар теләп катнаштылар.
Кышларын чаңгы белән кырга, урман буйларына культпоходлар, язын Чурай инешенә гөрләп аккан кар суын карарга төшүләрне ничек онытасың! Комсомол яшьләрне тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйнады. Җәмгыятьтә тәртип булдыру да комсомолның төп бурычы саналды. Студент чагымда да оештыру эшләрендә актив катнаштым. Ул елларны әле дә сагынып искә алам. Комсомол минем хәтергә мәңге онытылмаслык булып кереп калды, дип тәмамлады сүзен авылның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе.
Гөлсара Нотфуллина 70нче елларда авылның комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән. “Комсомолга керү тарихым истә калган, чөнки моның өчен комиссия үтәргә, Уставны яттан белергә кирәк иде, дип башлады ул сүзен. Комсомолга кермәгән яшьләргә чит итеп карадылар. Шуңа күрә комсомол булу яшь кеше өчен зур горурлык саналды”. Ул комсомолларның авылда, район үзәгендә оештырылган күмәк чараларда актив катнашулары турында бәян итте.
Комсомолда үткән яшьлек елларын Равилә Хәмидуллина, Мәдинә Минхатыйпова, Рузилә Гөлминсадыйкова, Илсөяр Нурхәмитова, Резедә Каюмова, Фәнзилә Гыйльфанова да җылы хисләр белән искә алдылар.
Комсомол оешмасының ул вакытта җәмгыять тормышында нинди әһәмиятле урын биләп торуы турында әле дә күп сөйлиләр. Чыннан да, хәзерге яшьләргә бу оешма чын үрнәк булып торырлык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев