Килешүне яңача төзергә була
14 июньдә Умырзая урамындагы торак комплексындагы күпфатирлы торак йортны өлешләп төзүдә катнашу турындагы дәүләт килешүен эскроу-счет механизмы кулланып теркәделәр.
Әлеге йортны “Строительная компания УнистройДом” җаваплылыгы чикләнгән махсус төзелеш оешмасы төзи. Яңарак кына теркәлгән бу 3нче номерлы 10 катлы йорт Казанда урнашкан.
Хәтерегезгә төшерәбез, Закон буенча 2018 елның июленнән торак йортны өлешләп төзүдә катнашу турында яклар белән килешү төзегәндә исәп-хисап ясау ясау варианты буларак эскроу счетларыннан файдалану мөмкинлеге каралган. Росреестрны Татарстан Республикасындагы Муниципальара бүлек җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина сүзләренә караганда, шул рәвешле җәлеп ителгән акча төзелеш эшләре барганчыга кадәр банкта ятачак. Төзүчегә аны объектны файдалануга тапшыргач кына бирәләр. Бу чара йортларны өлешләп төзүдә катнашучы кешеләрне алдаудан сакларга ярдәм итәчәк.
Матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев