Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәтен хөрмәтләп

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Казна департаментының Спас районы территориаль бүлекчәсенең учет һәм отчетлар бүлеге әйдәп баручы белгече Мария Никитина Татарстан Республикасы финанслар министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу хатта: “Озак еллык намуслы хезмәтегез һәм Татарстан Республикасы финанс системасы үсешенә керткән зур өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Сезнең катнашуыгызда республика һәм җирле бюджет акчаларын үз вакытында һәм максатчан куллануны контрольдә тоту буенча чаралар уздырыла.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм республикабызны үстерү буенча эшегездә зур уңышлар телим”, диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев