Казан хастаханәсе илнең иң яхшы клиникалары исемлегенә керде
Җиңүче клиникалар арасында ул бердәнбер хастаханә.
Шушы көннәрдә Мәскәүнең “Россия сегодня” медиа-мәгълүмат агентлыгында узган “Медицина һәм сыйфат-2021” халыкара конференциясендә Россиядә иң сыйфатлы һәм имин медицина учреждениеләре конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Казанның республика клиник хастаханәсе җиңеп чыкты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика учреждениесе – җиңүче клиникалар арасында бердәнбер хастаханә. Республиканың баш хастаханәсеннән тыш, җиңүчеләр исемлегенә Чиләбенең шәхси диализ үзәге, Бурятиядәге балалар стоматология клиникасы һәм Алтай краеның перинаталь үзәге керде.
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев билгеләп үткәнчә, бу җиңү медиклар командасының бердәм эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев