Яңалыклар

Качакларның саны арта

Украинадагы бәрелешләр нәтиҗәсендә туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган тагын ике гаилә безнең район территориясенә килеп теркәлде. Мондый гаиләләрнең саны бишкә җитте.

Авыр хәлдә калган уналты кеше якыннары һәм туганнарында - Болгарда (ике гаилә), Кузнечиха, Вожи, Иске Рәҗәп авылларында сыену урыны тапты. Качакларның күбесе качак статусы яки вакытлыча тору урыны алу өчен Татарстан Республикасының миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.


Украина качаклар миграция

Нет комментариев