Исәнлек, саулык теләделәр
Болгарда яшәүче Анна Князевага шушы көннәрдә туксан яшь тулды.
Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре котлады.
Юбилярга күптән килә торган гадәт буенча Россия Федерациясе Президентының һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Озак еллар буе намуслы эшләгәне, республика һәм район үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Анна Яковлевнага рәхмәт әйттеләр, тыныч тормышта исән-сау яшәп, тагын да зуррак юбилейларны каршыларга насыйп булсын, дигән теләкләрне җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев