Яңа ел бәйрәмнәрендә Болгар тыюлыгы 10 меңләп кеше кабул иткән
Кунаклар саны узган ел белән чагыштырганда 31%ка арткан.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында 9,5 мең турист булып киткән. Республиканың туризм буенча Дәүләт комитеты саннары буенча, бу узган елгыдан 31 процентка артыграк.
Тыюлык кунаклары бәйрәм көнннәрендә тарих һәйкәллләре белән хозурланып кына калмыйча, хезмәткәрләр оештырган күңеллле чараларда да теләп катнашкан.
Бөек Болгардан тыш, республика кунакларының игътибарын Казан Кремле, Свияжск утрау-шәһәре һәм Алабуга ядкарьләре җәлеп иткән.
Ә Яңа Кырлайда урнашкан Кыш Бабай резиденциясендә бәйрәм көннәрендә биш мең кунак булып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев