Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык белән очраштылар

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында һәм Кеше хокуклары көне алдыннан "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ТР Юстиция министрлыгы белгечләре һәм "Россия юристлары ассоциациясе" Татарстан региональ бүлеге вәкилләренең халык белән очрашуы булды. Юристлар һәм адвокатлар кергән белгечләр төркеменә республика Юстиция министрлыгы бүлеге җитәкчесе Майя Пашкова җитәкчелек итте. Алар мөрәҗәгать иткән гражданнарның субсидия...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында һәм Кеше хокуклары көне алдыннан "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ТР Юстиция министрлыгы белгечләре һәм "Россия юристлары ассоциациясе" Татарстан региональ бүлеге вәкилләренең халык белән очрашуы булды.
Юристлар һәм адвокатлар кергән белгечләр төркеменә республика Юстиция министрлыгы бүлеге җитәкчесе Майя Пашкова җитәкчелек итте. Алар мөрәҗәгать иткән гражданнарның субсидия һәм льготалар алу, инвалидлык билгеләү, торак белән тәэмин итүгә кагылган һәм башка төрле сорауларына төгәл җавап бирделәр.
Бер төркем белгечләр шулай ук Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән очрашу уздырдылар. Ул көнне аларга дистәгә якын кеше мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев