Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаилә фермаларын үстерү өчен

Тагын берничә авыл эшмәкәренә гаилә фермаларын үстерү өчен республика бюджетыннан ярдәм күрсәтелде. Узган ел ахырында Екатериновкадан крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Фәрхат Мөхәммәтов белән Бугровка эшмәкәре Илһамия Хәбибуллина 500әр мең сум акча алдылар. Приволжски посёлогындагы ферма хуҗасы Наил Хәлиуллинга 250 мең сум акча бирелгән, ә аннан алда ул ярты миллион сум...

Тагын берничә авыл эшмәкәренә гаилә фермаларын үстерү өчен республика бюджетыннан ярдәм күрсәтелде.
Узган ел ахырында Екатериновкадан крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Фәрхат Мөхәммәтов белән Бугровка эшмәкәре Илһамия Хәбибуллина 500әр мең сум акча алдылар. Приволжски посёлогындагы ферма хуҗасы Наил Хәлиуллинга 250 мең сум акча бирелгән, ә аннан алда ул ярты миллион сум алган булган. Аларның барысы да "ТРда гаилә фермалары" республика программасы шартларын үтәгәннәр, фермерларның тиешле терлекчелек биналары, 25 баштан ким булмаган терлекләре бар. Киләчәктә бу хуҗалар фермаларын тагын да үстерергә җыеналар.
Узган елда бу программа буенча безнең районда дүрт авыл эшмәкәре барлыгы 2750 мең сум акча алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев