Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чәй эчтек, уха ашадык...

Ямбакты авылында ул көнне халык ир-тәдән “Бәби” күленә ашыкты. Шулай булмыйча, бүген бит балыкчылар ярышы!

Ә күл буенда инде иртәдән учак кабызып җибәрделәр: зур казанда башта шифалы үләннәрдән хуш исле чәй кайнаттылар, Рафия Галәветдинова шунда табада коймак чыжлатып торды. Балыкчылар балык тоткан арада, халык коймаклап чәй эчә торды. Әнәс Сәлимов үзе белән алып килгән сазан балыгыннан бөтен шартын китереп балык шулпасы пешерде. Шаяртып, менә мин иртә килгәч, нинди зур балык тоттым, дип малайларның күзен кыздырды, хәтта кайсылары ышанып та куйды.

Янәшәдә генә Рәдиф Шәфигуллин икенче учакта бәрәңге тәгәрәтте. Ниһаять, иң беренче балык эләкте! Кемгә дисезме? Ләйлә Галәветдиновага! Ул балыкчылар арасында бердәнбер кыз иде. Иң өлкән балыкчыбызга 90 яшь булса,  иң кечесенә 5 яшь иде. Балык шулпасы белән балалар бакчасына йөрүче нәниләрне дә сыйладылар. Аларга табигать байлыклары турында да сөйләделәр. Бу көнне балалар компьютер уеннарыннан башка да ял итеп булганлыгына тагын бер кат инандылар. 

Клара апа Сәлимова балаларга Йосыф пәйгамбәр турында кыскача гына сөйләп үтте.  

Күл буенда оештырылган бу чара зур тәрбияви әһәмияткә ия.  Барлык балыкчыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балык шулпасы телеңне йотарлык иде! Авыл халкына шундый күңелле ял оештырганнары өчен Ямбакты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, аларга киләчәктә эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.

Авыл халкы исеменнән Сәхлия Фәйзетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев