Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чирәм җирләрне үзләштерүчеләргә – медальләр

Районның биш кешесенә тантаналы шартларда КПРФ Үзәк комитетының "Чирәм җирләрне үзләштерүнең 60 еллыгы" истәлек медальләре тапшырылды. Бу медальләргә моннан күп еллар элек иге-чиге күренмәгән далаларда җир сөреп икмәк үстерүдә турыдан-туры катнашкан Сергей Пивоваров, Антонина Феоктистова, Николай Феоктистов, Елена Ковальчук һәм Елена Егорова лаек булды. Бүләкләү тантанасы коммунистлар җыелышы барышында булды,...

Районның биш кешесенә тантаналы шартларда КПРФ Үзәк комитетының "Чирәм җирләрне үзләштерүнең 60 еллыгы" истәлек медальләре тапшырылды.
Бу медальләргә моннан күп еллар элек иге-чиге күренмәгән далаларда җир сөреп икмәк үстерүдә турыдан-туры катнашкан Сергей Пивоваров, Антонина Феоктистова, Николай Феоктистов, Елена Ковальчук һәм Елена Егорова лаек булды.
Бүләкләү тантанасы коммунистлар җыелышы барышында булды, КПРФның җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров медальләргә лаек булучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Соңыннан аларның һәркайсы әлеге чор белән бәйле булган истәлекләрне хәтерләрендә яңарттылар. Ә менә Сергей Пивоваров исә безнең районнан чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан барлык кешеләрнең исемнәрен ачыкларга һәм очрашу оештырырга, дигән тәкъдим кертте. Аның бу фикерен барысы да хупладылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев