Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Чәчәкледә – «Авыл көне»

Совет чорында зурлап билгеләп үтә торган сабантуйлар инде тарих битләренә күчте. Басуларда чәчү эшләре тәмамлангач, халык мәш килеп бәйрәмгә әзерләнә башлый торган иде.

Авыл сабантуйлары һәрчак матур һәм үзенчәлекле узды. Өлкән буын вәкилләре якты хатирәләре белән күңелгә уелып калган ул елларны әле дә булса сагынып искә ала.

Хәзер инде сабантуйлар, заманча телгә күчереп әйткәндә, икенче төрле форматта, бераз үзенчәлеклерәк үтә. Элеккеге еллардагы кебек колачлырак түгел.

Исемен дә үзгәрттеләр – «Авыл көне» дип йөртә башладылар. Тик ул барыбер халыкны берләштерә торган бәйрәм булып калды. Шуңа күрә аны олысы да, кечесе дә көтеп ала.

Чәчәкледә узган «Авыл көне»нә башка еллардагы кебек, быел да халык байтак җыелды. Читтән кайтучылар да хәйран гына иде, күрше авыллардан килүчеләр дә булды.

Бәйрәмне авылыбызның хөрмәтле кешесе – мәчет имамы Вазыйх хәзрәт Гыйльметдинов моңлы азан тавышы белән башлап җибәрде, Коръәннән сүрәләр укыды, авылдашларга саулык, бәрәкәтле озын гомер, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар, ил-көнгә иминлек, туачак таңнарыбыз якты, күкләребез аяз һәм тыныч булсын иде, дигән изге теләкләрен җиткерде.

Чәчәкле авылы җирлеге башлыгы Рәмис Фәесханов авыл халкын, туган җиребезне сагынып кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга күңелле яллар теләде. Бәйрәмдә агымдагы елда юбилейлар, туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне, олы яшьтәгеләрне зурлап котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.

Әлбәттә инде, авыл бәйрәмендә катнашучылар да танышларына, читтән махсус кайтучыларга җылы хисләр белән сугарылган котлаулар, матур теләкләрне мул итеп теләделәр, сәхнәгә менеп тә, мәйдан уртасына чыгып та бергәләшеп жырладылар, туйганчы биеп күңел ачтылар. Олысы-кечесе халкыбызның милли уеннарында катнашып бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәмнән алып кайткан бүләк бик кадерле була бит ул!

«Авыл көне»ндә бала-чаганың ничек рәхәтләнгәнен белсәгез икән! Кашыкка күкәй салып узыштылар алар, мәш килеп чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, башка бәйгеләрнең дә үзәгендә булдылар. Хәтта әле пычкы белән агач кисеп тә ярыштылар.

Бәйрәм озак дәвам итте. Бу көнне ерак-ераклардан сагынып кайткан авылдашлар күптән күрешмәгән дус-ишләре, таныш-белешләре, күп еллар мәктәптә белем алган сабакташлары, туганнары белән туйганчы аралаштылар, үткәннәрне искә ала-ала иркенләп сөйләшеп утырдылар, бергәләшеп ял иттеләр.

Ил-көннәр имин, таңнарыбыз тыныч атсын, сау-сәләмәт яшәп, киләсе елларда да шулай туган җиребездә күрешергә насыйп булсын иде дип, авылдашлар теләк тели-тели таралыштылар.

Гөлшат Гаязова, Чәчәкле авылы китапханәсе мөдире.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев