Булачак солдатлар җыеннарга кузгалды
Яңалыклар

Булачак солдатлар җыеннарга кузгалды

Шәһәрнең үзәк мәйданында өлкән класс укучыларын һәм тармак технлогия техникумы студентларын хәрби җыеннарга озату тантанасы булды.

Яшүсмерләр биш көн дәвамында “Болгар” сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында сафларга тезелеп йөрергә өйрәнү белән бергә, сәламәтлекләрен ныгытачак һәм армиядә хезмәт иткәндә кирәк булачак хәрби күнекмәләр дә алачаклар.
Тантана барышында Никольск мәктәбе укучылары ант бирде, соңыннан аларны “Яшь армиячеләр” хәрәкәте сафларына кабул иттеләр, таныклыклар тапшырдылар. Бу безнең районда оештырылган яшь армиячеләрнең җиденче отряды. Җыеннарга кузгалачак яшүсмерләргә район башлыгы Камил Нугаев, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары подполковник Виктор Лаврентьев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, җыеннар җитәкчесе Борис Андриянов үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бу җыеннарның яшүсмерләр өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте алар. Аннары бүләкләү тантанасы булды. ТР Хәрби комиссарының хәрби-патриотик эш буенча ярдәмчесе, “Яшь армияче” хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы җитәкчесе Илһам Мидхәтов районда яшь армиячеләр хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен Камил Нугаевка беренче дәрәҗәдәге медаль (алтын билге) тапшырды. Бер төркем укучыларны икенче һәм өченче дәрәҗәдәге (көмеш һәм бронза) медальләр белән бүләкләделәр һәм ТР хәрби комиссариатының Мактау грамоталарын тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салганнан соң, яшүсмерләр җыеннар үтәчәк урынга кузгалдылар.


Нет комментариев