Яңалыклар
Болгарга форумда катнашучылар килде
Республикабыз башкаласы Казанда үтүче VI нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар өченче көн Болгар музей-тыюлыгына килделәр.
550 кешелек зур делегацияне саф һавада пылау һәм токмач ашы белән сыйладылар. Һәм, әлбәттә инде, форумга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 24 иленнән килгән егет-кызлар өчен махсус экскурсия оештырылды. Кунакларны борынгы болгарларның тормышы һәм...
Республикабыз башкаласы Казанда үтүче VI нчы Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар өченче көн Болгар музей-тыюлыгына килделәр.
550 кешелек зур делегацияне саф һавада пылау һәм токмач ашы белән сыйладылар. Һәм, әлбәттә инде, форумга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 24 иленнән килгән егет-кызлар өчен махсус экскурсия оештырылды. Кунакларны борынгы болгарларның тормышы һәм көнкүрешенә кагылышлы булган бөтен нәрсә кызыксындырды. Аеруча Америкадан килгән татар яшьләре күп сораулар бирделәр. Кунаклар соңгы елларда музей-тыюлык территориясендә мәдәни мирасыбызны саклау юнәлешендә алып барылган эшләрдән бик канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев