Болгар музей-тыюлыгында яңа күргәзмә ачыла
Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышлана.
Бүген 14:00 сәгатьтә Болгар цивилизациясе музеенда балаларны яклау көненә багышланган яңа күргәзмә ачыла. Анда совет чоры уенчыклары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәгә килүчеләргә плюш һәм пластмасса җәнлекләр, уенчык савыт-саба, курчаклар күрсәтеләчәк.
Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр белән Балалрның яклау көне уңаеннан флаг ясау буенча мастер-класс уздырылачак.
Күргәзмә 2022 елның 5 июленә кадәр ачык булачак.
«Нинди яхшы идея. Күргәзмәне оештыручылар булдыралар. Барып карарга кирәк. Оныкларымны да алып барам, дәү әниләренең балачакта нинди уенчыклар белән уйнаганын белсеннәр. Минем балачакта уенчыкларым күп булмады. Бер яраткан курчагым бар иде. Мин аны шундый яраттым. Кул астына эләккән тукымадан аңа киемнәр тектем. Бер тапкыр курчакка кием тегәм дип, тәрәзә пәрдәләрен тураклап бетерүем истә калган», – дип сөйли Болгарда яшәүче Антонина Сергеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев