Болгар ислам академиясе магистрантлары студентлар олимпиадасы призерлары булдылар
Яңалыклар

Болгар ислам академиясе магистрантлары студентлар олимпиадасы призерлары булдылар

Йосыф Раджабов бер номинациядә беренче урынны алды.

Болгар ислам академиясе магистрантлары 14 октябрьдә КФУ базасында узган гарәп теле буенча VII студентлар олимпиадасында катнаштылар.

Ярышлар биш номинация буенча узды – иң яхшы эссе, тәрҗемә, синхрон тәрҗемә, телдән сөйләм һәм шигърият конкурсы.

Олимпиадада катнашучыларны югары уку йортлары укытучылары һәм чакырылган тел белгечләре кергән жюри бәяләде.

Нәтиҗәдә, академия магистры Йосыф Раджабов эсселар конкурсында беренче урынны алды. Сәид Абдуразаков һәм Магомед Рамазанов шул ук номинациядә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

Ә тәрҗемәләр конкурсында беренче курс студенты Җәләледдин Фозилов чараны оештыручылардан махсус призга лаек булды.  

Җиңүче һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев