Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бер җылы сүз җитә йөрәккә...

Халыкара Өлкәннәр көнендә шәһәребездә һәм район авылларында бәйрәм концертлары, кичәләр, ветераннар белән очрашулар үткәрелде.

Владимир КОРНИЛОВ

Район ветераннарына әлеге бәйрәм уңаеннан җылы котлау сүзләрен берничә көн алдан ирештерделәр. Көтеп алынган көннең иртәдән чалт аяз булуы да өлкән яшьтәгеләрнең күңеленә шатлыклы хисләр өстәде.

Төш вакытлары якынлашып килгәндә “Болгар” кафесында ветераннар активының район җитәкчелеге белән очрашуы булды. Ел саен уздырыла торган әлеге традицион очрашуда катнашучыларның барысына да намуслы хезмәтләре, район үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен ихластан рәхмәт әйттеләр. Өлкәннәрне сәламләп, район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, хезмәт ветераннары Фиркат Галимов, Михаил Тюленев һәм башкалар билгеләп үткәнчә, кайбер хезмәт коллективларында лаеклы ялга чыгып та, намус белән эшләүче һәм яшьләргә һәр яктан үрнәк күрсәтүчеләр аз түгел.

Бераз соңрак картлар һәм инвалидлар йортында шулай ук бәйрәм чаралары булып үтте. Биредә сыену урыны тапкан әби-бабайларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас участогы җитәкчесе Александр Земсков килде. Алар ветераннарга һәм пенсионерларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, киләсе бәйрәмнәрне дә сөенеп каршыларга насыйп булсын иде, дигән изге теләкләрен җиткерделәр. Балалар иҗат йортында Варвара Лисюк җитәкчелегендә шөгыльләнә торган балалар дәртле җырлар һәм биюләр башкардылар. Соңыннан тантанада катнашкан һәр кешегә дә бәйрәм күчтәнәчләре өләшеп чыктылар.

Кич белән район Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган зур концерт булды. Концерт башланыр алдыннан тамашачылар фойеда махсус оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыра ала торган ветераннарның кул эшләре тәкъдим ителгән иде. Фоторәсемнәр, сәйләннән ясалган картиналар, бәйләгән, чиккән, үреп ясаган әйберләр һәм тагын әллә ниләр – барысын санап бетерерлек тә түгел. Һәр экспонат үзенчә матур, ерактан ук игътибарны җәлеп итә.

Зал тутырып килгән тамашачыларны район башлыгы Камил Нугаев, архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова кайнар котладылар.

– Сез күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын, – диде ветераннарга мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. – Сезнең буын бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәрде, нинди катлаулы елларда да язмыш сынауларына бирешмичә, илебезне торгызуга үзегездән зур өлеш керттегез, балалар үстердегез. Моның өчен сезнең алдыгызда баш иеп рәхмәт әйтәбез!

Бәйрәмгә үзешчән артистлар зур программа әзерләгән иде. Сәхнәдән рус һәм татар телләрендә җырлар яңгырады, балалар сәнгать мәктәбе укучылары дәртле биюләр башкардылар. Серафим атакайның (Сергей Карпухин) чыгышын да тамашачылар яратып кабул иттеләр, ул башкарган җырларны якташларыбыз һәм килгән кунаклар һәрвакыт көтеп ала. Бу юлы да аның иҗатын зурлап кул чаптылар. Шулай ук “Болгарский родник”, “Болгар таңнары”, “Любо” ансамбльләре, “Волжские зори” триосы, Рамилә Исхакова, Евгений Кременсков, Дарья Севастьянова, Сарыйм Насыйбуллинның чыгышлары һәркем күңелендә җылы хисләр калдырды.

Бәйрәм моңсу көз аена туры килсә дә, бу көнне ветераннарның, өлкән яшьтәгеләрнең күңеле күтәренке иде. Ул шулай булырга да тиеш. Ни өчен дигәндә, һәр эштә үсеп килә торган яшь буынга үрнәк күрсәтеп яшәүче өлкәннәрнең боегып утырганнары юк. Алар кайчан карасаң да хәрәкәттә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев