Бөек шагыйрь юбилеена
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен “Россиянең җырланып бетмәгән җыры” дигән темага диско-лекция үткәрделәр.
Бу чара бөек рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланды.
Балаларны шагыйрьнең биографиясе, тормышындагы кайбер истә калырлык вакыйгалар белән таныштырып үттеләр. Укучылар авторның кайбер әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән видеороликлар карадылар.
Балалар шулай ук М.Лермонтоның шигырьләрен укыдылар, уку залында аның иҗатына багышлап әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев