Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Балык байлыкларын саклау өчен

“Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының Татарстан Республикасы буенча балыкчылык һәм сулыкларның биологик ресурсларын саклау бүлеге белгечләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.

Су объектларында балыкларны саклау буенча дәүләт бурычы кысаларында өч гектар мәйданда 5200 урынлык ясалма уылдык чәчү урыннары куеп чыктылар. Аларның төп өлеше (28 буйдан 18е) Идел-Кама елгалары арасындагы Куйбышев сусаклагычы акваториясенә, Болгар шәһәреннән ерак түгел урнашкан Тенишево утраулары янында куелды. 
Мондый ясалма уылдык чәчү урыннарын ике яклап капрон сеткага утыртылган капрон тукымадан гыйбарәт. Уылдык чәчү субстраты – табигый суүсемлекләр формасында ясалган капрон җепселләр. Алар капрон тукымага бәйләм-бәйләм беркетеләләр. Бер кисәкнең озынлыгы 25 метр, киңлеге 1,5 метр, аркылыга агач рейкалар беркетелгән. Һәр кисәктә уылдык чәчү өчен 187 оя бар. 
Ясалма корылмалар икешәр итеп, горизонталь рәвештә, 2-3 метр тирәнлектә урнаштырыла. Урыннары югалмасын өчен, су өстенә махсус билгеләр куела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев