Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларга – урманнар турында (ФОТО)

“Спас” табигый заказнигының ТР табигый ресурслар буенча Дәүләт Комитеты белгечләре укытучылар белән бергә 21 мартта билгеләп үтелгән Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрделәр.

Чаралар шәһәрдәге “Колосок”, “Теремок” һәм Болгардагы 1нче урта мәктәптә булды. Тыюлык белгече Любовь Мурзак өлкән, урта һәм хәзерлек группасына йөрүче балаларга, икенче класс укучыларына урманнарның файдасы турында сөйләде һәм табигатьне саклау һәм ярату – һәр кешенең бурычы икәнен билгеләп үтте.

Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, урман турында фильм карадылар. Тыюлык “Могҗизалы ашханә” һәм “Уңайлы урын” номинацияләре буенча уздырылган “Һәр кошчыкның – үз җимлеге” район конкурсында җиңеп чыгучыларга биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт Комитетының грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев