Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл бәйрәме

Үрнәк авылы халкы чираттагы тапкыр авыл бәйрәмен билгеләп үтте. Учакта пешерелгән балык шулпасы һәм үләннәр кушып кайнаткан чәйнең хуш исе барысын да күңелле бәйрәмгә ерактан чакырып торды. Бүгенге көндә посёлокта ике йөзгә якын кеше яши, аларның күбесе шәхси ярдәмче хуҗалык тота. Мәсәлән, Лилия белән Самат Фәтхуллиннар, Рушания һәм Камил Сафиуллиннар,...

Үрнәк авылы халкы чираттагы тапкыр авыл бәйрәмен билгеләп үтте.
Учакта пешерелгән балык шулпасы һәм үләннәр кушып кайнаткан чәйнең хуш исе барысын да күңелле бәйрәмгә ерактан чакырып торды.
Бүгенге көндә посёлокта ике йөзгә якын кеше яши, аларның күбесе шәхси ярдәмче хуҗалык тота. Мәсәлән, Лилия белән Самат Фәтхуллиннар, Рушания һәм Камил Сафиуллиннар, Мәдхия һәм Мансур Җәлиловлар мөгезле эре терлек һәм сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Һәр гаиләнең диярлек 50 сутый җир участогы бар. Алар яшелчәләр белән үзләрен генә тәэмин итеп калмыйча, артып калганын сатып та җибәрләр. Иң матур һәм җыйнак бакча өчен бәйрәмдә Мәрьям Гафурова, Нурфия Камалиева, Гөлнур Акҗегетова билгеләп үтелделәр.
Быел бергә яшәүләренә кырык ел тулган Әхәтовлар һәм Акҗегетовлар гаиләсенә, башка юбиляр парларга да бәйрәмдә җылы сүзләр, изге теләкләрен кызганмадылар. Бу көнне беркем дә игътибарсыз калмады, ә авылның аксакаллары исеменнән халыкны Таһирә Сабирҗанова котлады.
Өчкүл һәм Үрнәк авылының үзешчән артистлары барысын да үзләренең чыгышы белән шатландырдылар. Балалар өчен аттракционнар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев