Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җанга нур өсти торган бәйрәм

Чәршәмбе көнне Болгар ислам академиясендә беренче тапкыр Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с.г.в) туган көнгә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме булды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Академиянең конференц-залына Татарстаннан һәм Россиянең кайбер төбәкләреннән дин әһелләре җыелды. Бәйрәм тантанасында ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасының дин идарәләре белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Али Хәсәнов, Төркия һәм Иран илчелеге вәкиләре, академия ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Коръән хафизлар, республика мәчетләре имамнары һәм танылган дин әһелләре катнашты.
- Республика җитәкчелеге исеменнән барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, - диде район башлыгы Камил Нугаев. - Элек бергә җыелып намаз уку, бәйрәмнәрне билгеләп үтү мөмкинлеге булмады. Хәзер моның өчен бөтен шартлар тудырылган, ил һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт. Барыгызга саулык, бәхет һәм тынычлык телим…
Мөселман милләтттәшләребезне бәйрәм белән шулай ук Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дагыстаннан килгән дин эшлеклесе Әхмәт хаҗи Кагаев, Иордания университетының атаклы профессоры шәех Абдурразак әс-Сәгъди һәм башкалар котлады.
- Мәүлид - Мөхәммәт Пәйгамбәрне (с.г.в) зурлаучы һәм олылаучы бөек бәйрәм, - диде Тәлгат хәзрәт Таҗетдин. - Иншалла, җәмгыятебездә дингә караш тамырдан үзгәрә, бу исә намаз укып дога кылырга, изге гамәлләр башкарырга этәрә…
Чыгыш ясаучылар бәйрәмне 922 елда бабаларыбыз тарафыннан ирекле рәвештә Ислам дине кабул ителгән изге Болгар җирендә билгеләп үтәргә килүчеләргә ихластан рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Республикабыздагы дини уку йортларыннан килгән шәкертләр, камера хоры башкаруында изге Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр яңгырады, салаватлар әйттеләр. Республика Коръән укучылар конкурсында беренче урынны алган Азат Хадиевка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәгә хаҗ кылу өчен сертификат тапшырды.
Бәйрәм азагында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев милләттәшләребезгә иң изге теләкләрен җиткереп, саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга, мохтаҗларга хәлдән килгән кадәр ярдәм кулы сузарга чакырды. Чөнки игелек ул барыбер үз иясенә кире кайта, кешене рухи яктан баета, күңелен тагын да нурлырак итә.
Соңыннан милләттәшләребез барысы бергә җыелып Ак мәчеттә уздырылган кичке намазда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев