Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырлы-моңлы Холмирзоевлар гаиләсе

Екатерина белән Рөстәм өйдә һәм сәхнәдә бергә.

Гаилә бәхетенең нигезе – бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, бер-береңә ышанып һәм ярдәм итеп яшәү икәнлеген Рөстәм белән Екатерина Холмирзоевлар яхшы белә. Әйе, гаилә учагын сүндермичә саклау – авыр хезмәт, әмма аның җимешләре дә татлы була. Ә уртак мавыгулар, иҗат белән янып яшәү, гаилә традицияләрен хөрмәт итү аларга бу эшендә ярдәм итә. 

Тормышта бар да кабатлана...
Талантлы яшь башкаручыларны безнең районда белмәгән кеше юктыр. Мәдәният йортындагы концертларның, районда оештырылган мәдәният чараларының берсе дә Холмирзоевлар гаиләсеннән башка үтми.

– Музыка безнең каныбызга сеңгән, – диләр Холмирзоевлар үзләре. – Бу безнең һөнәребез генә түгел, тормышыбыз һәм язмышыбыз да.

Рөстәм үзе Таҗикстан якларында туган, ә Екатерина тумышы белән Яр Чаллыдан. Нәни Катя иҗатка кечкенә чагыннан ук гашыйк була. Ә Рөстәмгә иҗат ана сөте белән кергән, дисәк, бер дә ялгыш булмас. Әти-әнисе Зөлфия Юлдашевна һәм Рәсүл Эргашович үз вакытында Дүшәмбе шәһәрендә музыка училищесын тәмамлаганнар (шунда танышканнар – ред.). Әйтергә кирәк, иргә дә, хатынга да табигать моңлы тавышны бер дә кызганмыйча биргән, шуңа күрә икесе дә язмышларын сәнгать белән бәйләргә булган. Училищеда уйнарга өйрәнгән фортепианога кушылып әле дә җырларга яраталар. Иҗади гаиләләрдә гадәттә балаларның да талантлы булуы беркем өчен сер түгел, чөнки бала нәни чагыннан ук җыр-моң дөньясында үсә. 

Рөстәм дә иҗатны гомерлек һөнәре итеп сайларга була. Екатерина белән алар Алабуга мәдәният һәм сәнгать көлли-ятендә танышалар. Яшьләр бер төркемдә укыйлар (Рөстәмнең әти-әнисе дә шулай ук бер төркемдә укып чыкканнар – ред.). Иҗатка гашыйк яшьләрнең гаилә юлы шунда башланып китә дә инде. Хәзер аларның тупырдап торган ике улы – Радмир һәм Данил үсеп килә. Рөстәм белән Екатерина исә бергәләшеп район Мәдәният йортында эшлиләр. 

Музыкаль династия
Рөстәмнең сәхнә юлы «Кувонч» гаилә вокаль ансамбленнән башланып китә – ул аның җитәкчесе була. Ансамбль үзбәк телендә халык җырларын һәм эстрада эшкәртүендә традицион вокаль әсәрләрне башкара.

– Без үзбәк ансамблен халкы-бызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан оештырдык, – ди Рөстәм. – Балаларны һәм яшьләрне милли мәдәнияткә җәлеп итү бик мөһим мәсьәлә булып тора.

Иҗади гаилә бәйрәм концертларында, халык иҗаты фестивальләрендә, төрле смотр-конкурсларда даими катнаша. Ә 2018 елның маенда «Кувонч» «Без бергә» Республика халык иҗаты сәнгать фестивале җиңүчесе дип таныла һәм гала-концертта катнашырга лаек була.

– Ул чакта мин беренче балам белән декрет ялында идем. Кайвакыт ирем янына эшкә килеп йөрдем. Җирле артистлар белән танышкач һәм дуслашкач, үземне дә сәхнәдә сынап карарга теләдем, – дип сөйли Екатерина. – Декрет ялыннан соң район Мәдәният йортында вокаль коллектив җитәкчесе булып эшкә урнаштым, үзем дә концертларда чыгыш ясый башладым. Үзебезнең вокаль коллективны оештыру, шуның белән Холмирзоевларның җырчы династиясен дәвам итү идеясе туды. 2021 елда безнең мин, Рөстәм һәм Ольга Соловьевадан торган «Болгар Микс» ансамбле барлыкка килде. 

Моң – каныбызда
– Ни өчен нәкъ менә «Болгар Микс»?
– Барыбызның да характерларыбыз үзгә, хәтта милләтләребез дә төрле. Әмма барыбыз да бер шәһәрдә тату яшибез. Коллективның исеме дә шуннан килеп чыкты, – дип сөйли Екатерина. – Коллективыбызның үзенчәлеге шунда ки, репертуарыбызга төрле җырлар – эстрада, рус һәм татар, халык, казак, стильләштерелгән эстрада җырлары кертелгән. Шулай ук попурри җырларга яратабыз. Мәсәлән, төрле телләргә тәрҗемә ителгән җырларны берләштереп, барысын да бер әсәргә кушабыз. Соңгы вакытта иң яратып җырлаган әсәребез – «Халык симфониясе» («Симфония народная»), икенче төрле әйткәндә «По северу, по вольному» җыры. «Балагуры» ансамбленең алтын составы башкарган легендар җыр. Без аны еш кына концертларда җырлыйбыз. 

«Болгар Микс» безнең шәһәр халкының гына түгел, башка шәһәр тамашачыларының да күңеленә хуш килә. Ансамбль төрле республика һәм Бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрендә катнаша. Коллектив яшь булса да, инде бүләкләргә лаек булырга өлгергән. Мәсәлән, «Троицкие обереги» (Тверь өлкәсе) һәм «Бөек Җиңү» конкурсларында өченче дәрәҗә лауреатлар, «Жар-птица России» халыкара фестиваленең һәм «Творческие люди» конкурсының беренче дәрәҗә лауреатлары һәм башка бик күпләр. 

Алма агачыннан ерак төшми
Рөстәм һәм Екатерина әйтүенчә, иҗат гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Музыка аларның тормышында зур урын алып тора, һәм музыкага, җыр-моңга мәхәббәт балаларга ана сөте белән үк күчә. Ата-аналар балаларының иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итәләр һәм күпкырлы тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. 

– Балалар һәрвакыт безнең белән төрле чараларга йөриләр, җырлавыбызны күреп һәм ишетеп торалар. Олы улыбыз Радмир дүрт яшеннән балалар сәнгать мәктәбенә йөри, рәсем ясарга, музыка грамотасына, фортепианода уйнарга өйрәнә, – дип сөйли Екатерина. – Хәзер аңа биш яшь, ул инде сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясарга да өлгерде. Әтисе һәм Тимофей Остудин белән (балалар, сүз уңаеннан, безнең «ГолосОк» вокаль студиясендә шөгыльләнәләр) махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен оештырылган хәйрия концертында «Вперед, Россия» җырын башкардылар. Бу аның соңгы чыгышы түгел, дип уйлыйбыз. 

Холмирзоевлар барысын бергә-ләшеп эшлиләр – өйдә тәртип урнаштыралар, ял көннәрендә бассейнга, шугалакка йөриләр. Моннан тыш, Екатерина төрле тортлар һәм десертлар пешерергә бик ярата. Һәм ире белән уллары аңа бу эшендә ярдәм итмичә калмыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев