Ямбакты үзешчәннәрен көтеп алдылар (ФОТО)
Узган җомгада Ямбакты авылы үзешчәннәре Чәчәкле Мәдәният йортында сәхнә тотты – биредә алар отчет концерты белән чыгыш ясадылар.
Чәчәклеләр моңарчы Ямбактыда чыгыш ясарга өлгергәннәр иде инде. Хәзер менә үзләренә җавап визиты белән килгән үзешчәннәрне кабул иттеләр. Программа башланыр алдыннан җирлек башлыгы Илшат Галәветдинов якташларының бүгенге эше һәм тормышы белән таныштырып үтте, зал тутырып килгән халыкка бәхет һәм саулык теләде.
Концертка килгәндә исә, ул бер тында үтте, дияргә мөмкин. Әзәрбайҗан егете Муршуд Аскеров үз телендә җыр бүләк итте, аның татар мохитендә үскән улы Эльвин Шамилев исә татарча җырлап сокландырды. Вера Нуруллина башкаруындагы рус халык җырын да җылы кабул иттеләр. Рамилә Яруллина, Равия Мортазина, Рафия Галәветдинова, Зәмия Миндубаева, Рәмис Шәфигуллин, Рафил Галәветдинов, Сәхлия Фәйзетдинова, Данис Сафин, сиксән яшьлек хезмәт ветераны, төрле җыр конкурсларында катнашып, дипломант дәрәҗәсенә лаек булган Рушания апа Мөхәммәтшина һәм башкалар төрле елларда иҗат ителгән һәм бүгенге көннең популяр җырларын зур осталык белән башкардылар. Әле яңарак кына оешкан “Өмет” балалар төркеме гармун һәм баянда уйнап осталыкларын күрсәттеләр. Илүзә Галәветдинова белән Азат Галәветдиновларның биюләренә дә сокланмый калмаганнардыр. Әлбәттә инде, синтезатор һәм баянда уйнаган Рәдиф Шәфигуллин белән Илшат Галәветдинов та программага ак нур өстәделәр.
Концерттан соң район башлыгы Камил Нугаев белән Чәчәкле җирлеге башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева артистларга, иҗат төркемнәренә рәхмәт әйттеләр. Район башлыгы шулай ук 26 майда “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүнең бердәм көнен уздыруы турында да әйтеп үтте. Бу көнне республикада 460 сайлау участоклары ачыклачак. Безнең райондагы 8 участокның өчесе – шәһәрдә (РДК, МФЦ, 1нче мәктәп), шулай ук Өчкүл, Никольск, Вожи, Антоновка һәм Чәчәкледә урнашачак. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2019 елның 8 сентябрендәге сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның исемлеге булдырылачак. Бер мандатлы Алексеевск сайлау округы буенча праймеризда катнашу өчен Фоат Вәлиев теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев