Вожида узган “Нинди матур минем туган авылым” бәйрәмендә олысы да, кечесе дә теләп катнашты.
Күрше авыллардан да кунаклар килгән иде әле.
Бәйрәм программасын мавыктыргыч итеп төзегәннәр: юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләрне, балалары туучыларны, беренче класска укырга керергә җыенучыларны, авылның өлкән яшьтәге кешеләрен, үз хуҗалыкларыннан күп сөт сатучыларны зурладылар. Аларга бүләкләр тапшырдылар, җырлар башкардылар. Бәйрәмдә күңелле уеннар һәм бәйгеләр оештырдылар. Авыл көнендә катнашучыларны кайнар чәй, шашлык белән сыйладылар.
Нет комментариев