Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре беренче мәктәп укучылары өчен “Әкиятләр җанланган чакта” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән музей дәресе үткәрделәр.
Чарада балаларга якташыбыз, Көек авылында туып үскән бөек татар язучысы Абдулла Алиш турында сөйләделәр.
Экскурсия барышында укучылар Абдулла Алиш музеендагы авторның кулъязмалары, архивыннан хатлар һәм документлар, шәхси әйберләре саклана торган экспозицияләре белән таныштылар. Дәресне алып баручы балаларга язучының балачагы, әти-әнисе һәм гаиләсе, әдипнең иҗат юлын билгеләгән беренче әсәрләре турында сөйләде.
Аннары балалар Абдулла Алишның “Тукмар белән Чукмар” әкияте белән танышып, үзләрен артист буларак сынап карый алдылар.
Чара традицион татар рецептлары буенча әзерләнгән тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Нет комментариев