Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Телевизион эфирда – Бөек Болгар

“Мир” Дәүләтара телерадиокомпаниясенең кинога төшерү төркеме “Болгарга килү өчен биш сәбәп” (“Пять причин приехать в Болгар”) трэвел-программасын төшерү өчен Болгар музей-тыюлыгына килде.

Тапшыруга Ак мәчет, Хан сарае, дөньядагы иң зур басма Коръән белән танышу, Бөек Болгар “ханы” белән театральләштерелгән очрашу, чүлмәкче остаханәсендә балчыктан сувенирлар ясау кебек мизгелләр кертелгән. 
Программа эфирга ноябрь урталарында чыгачак. Музей-тыюлык хезмәткәрләре фикеренчә, музей ядкарьләре белән читтән торып танышу Болгарга тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәргә тиеш. 
Шушы ук көннәрдә тыюлыкта “Драйв” (“Drive”) һәм АВТО24 Бөтенроссия телеканаллары вәкилләре булып китте. Алар Болгар цивилизациясе музеенда экскурсиядә, Идел болгарларының Ислам динен кабул итү истәлегенә корылган музей-күргәзмә комплексында булдылар, XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләрен карадылар. 
Операторлар тарафыннан төшерелгән материаллар җиде телевизион тапшыруда файдаланылачак.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев