Казанның Милли музеенда узган “Музей базары” Яңа ел бүләкләренең традицион ярминкәсендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Алар ярминкәгә килүчеләргә гипс, балчык һәм тал чыбыгыннан ясалган сувенирлар тәкъдим иттеләр.
“Музей базары” кысаларында шулай ук “Музей сувениры-2019” республика конкурсына йомгак ясалды. Болгар музей-тыюлыгы тарафыннан конкурска тәкъдим ителгән “Бөек Болгар” бизәкле тәлинкәсе жюри тарафыннан югары бәяләнеп, финалга чыгарга лаеклы дип табылды.
Нет комментариев