Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Спас районында «Идел Болгарына сәяхәт» конкурсына йомгак ясалды

Конкурста районның 8 мәктәбеннән 23 эш катнашты.

Спас районында «Идел Болгарына сәяхәт» конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.
1-4 сыйныф укучылары арасында «Татар халкының йолалары һәм традицияләре» номинациясендә 1 урынны –Полина Лифантьева (Өчкүл мәктәбе), 2 урынны – Виктория Плахова (Полянка мәктәбе) алды.
1-4 сыйныф укучылары арасында «Татар классик әдәбияты әсәрләренә иллюстрацияләр» номинациясендә Анна Алиева (Никольск мәктәбе) җиңеп чыкты, 2 урынны Дарья Ковальчук (2 нче мәктәп) алды.
1-4 сыйныф укучылары арасында "Идел Болгарында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иллюстрацияләр" номинациясендә 1 урын – Моника Карапетян (Никольский мәктәбе) һәм Анфиса Марянинага (икенче мәктәп), 2 урын – Вероника Карапетян (Никольск мәктәбе), Николай Ярошевич (икенче мәктәп) һәм Анастасия Захаровага (1 нче мәктәп), 3 урын – Илья Бизяев һәм Ярослав Костин (2 нче мәктәп), Дарина Сәетовага (Болгар санатор мәктәбе) бирелде.
5-9 сыйныф укучылары арасында 1 урында – Алена Королева (Болгар сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе) һәм Алисә Гарифуллина (Иске Рәҗәп мәктәбе),  2 урында – Алексей Шушляев (Болгар санатор-интернат мәктәбе) һәм Әлфия Сәмигуллина (Иске Рәҗәп мәктәбе), 3 урында – Зөһрә Хафизова (Иске Рәҗәп мәктәбе) һәм Дмитрий Сударев (Никольск мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев