Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Спас районы Мәдәният йортында XIV этник фестиваль булды

Ел саен уздырыла торган фестиваль быел онлайн форматында үтте.

Кичә Спас районы Мәдәният йортында Спас районында яшәүче халыкларның XIV этник фестивале булды. Эпидемиология хәленең кискенәюе сәбәпле, быел концерт онлайн форматында үтте.

«Ундүртенче фестивальгә Мәдәният йорты артистлары аеруча тырышып әзерләнде. Чөнки хәзер тамашачыны гади концерт белән генә экраннарга җәлеп итү мөмкин түгел. Шуңа күрә артистлар халыклар бердәмлеге турында чын музыкаль спектакль куйдылар», – диде бу хакта Спас районы Мәдәният йорты директоры Александра Калашникова.

Фестивальне туры эфирда карарга өлгерә алмаучылар аны язмада карый ала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев