Спас районында «Созвездие-Йолдызлык» зона этабы башланды
Мәдәният

Спас районында «Созвездие-Йолдызлык» зона этабы башланды

Зона этабында Татарстанның 7 районы вәкилләре катнаша.

Бүген Болгар шәһәре Мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивале башланып китте. Фестивальдә катнашучыларны, кунакларны һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә жюри әгъзаларын Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов сәламләде.

Зона этабында Татарстанның җиде районы – Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районыннан килгән яшь талантлар катнаша.

Зона этабының сайлау туры ике көн – 18 һәм 19 мартта дәвам итәчәк. 

Гала-концерт Болгар шәһәре Мәдәният йортында иртәгә, 18.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Зона турында җиңеп чыгучылар Казан шәәрендә узачак гала-концертта катнашырга тиеш.

 


Нет комментариев