Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Спас районы вәкилләре “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә катнашты

Фестиваль 30 августта Казан шәһәрендә узды.

Быел Казанда 38нче тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!»  XXXVIII Республика халык иҗаты фестивале үткәрелде. Бу чарага Россиянең 30 төбәгеннән 700ләп музыкант һәм артист чакырылган иде. Республика көненә атап уздырылган бәйрәмдә Спас районының танылган гармунчылары – Тукай авылыннан Ризван ага Гыйниятуллин, Урта Йорткүлдән Сарыйм Насыйбуллин белән Болгардан Айрат Беляев та катнашты. 

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге шунда: анда профессиональ гармунчылар белән бергә үзешчән гармунчылар һәм фольклор коллективлар да чыгыш ясады. Әлбәттә инде, музыкантлар парады елдагыча Галиәсгар Камал исемендәге академия театры бинасы каршындагы мәйданда башланып китә. Милли киемнәрдән киенгән төрле яшьтәге йөзләгән гармунчылар халкыбыз көйләрен сыздырып уйнап Казан урамнарына чыкты. Бауман урамында төрле төбәкләреннән бәйрәмгә махсус килгән кунаклар һәм башкалабызда яшәүчеләр каршында чыгыш ясады. Күңелләрне дәртләндереп яңгыраган көйләргә кушылып биючеләр дә күп булды. 

– Мондый мәртәбәле бәйрәмдә катнашу – үзе бер шатлык, – ди Айрат Беляев. – Гармунчылар фестивален ел саен көтеп алам. Бәйгедә республиканың башка районнарыннан килгән музыкантлар белән танышасың, аларның ничек уйнаганын карап торасың, алар сине игътибар белән күзәтә. Үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да бит әле ул фестиваль. Барган саен яңа көйләр өйрәнеп кайтам. Кыскасы, файдалы һәм бик кирәкле фестиваль бу...

Гомеренең күп елларын мәдәният эшенә багышлаган Ризван ага Гыйниятуллинның гармунчылар бәйгесендә быел 38нче тапкыр катнашуы. Олыгаеп килсә дә, әле дә кулыннан уен кораллары төшкәне юк. Тальянда да, ике рәтле гармунда да, баянда да өздереп уйный. Әле шыпырт кына көйләр дә иҗат иткәли.

Сарыйм Насыйбуллин исеме дә күпләргә яхшы таныш. Районда уза торган бәйрәм чараларының берсе дә аның катнашыннан башка узмый. Сарыйм инде үзен зур сәхнәләрдә дә танытырга өлгерде, республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булды. Матур итеп җырлый, бик үзенчәлекле тавышка ия. Кулына баянын алып уйнап җибәрсә, күңелләрне җилкендереп куя торган егет ул.

Спас гармунчыларының чыгышын фестивальдә яратып кабул иттеләр. Киләчәктә дә моң чишмәгез саекмасын, җырлап яшәргә язсын иде сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев