Спас яшьләре «Скорлупино» фестивалендә катнашачак
Мәдәният

Спас яшьләре «Скорлупино» фестивалендә катнашачак

Чара Питрәч районында узачак.

Спас яшьләре традиция буенча Питрәч районында узачак «Скорлупино» Бөтенроссия фестивалендә катнашачак. 

Быел чара республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына багышланачак.  

Катнашучыларны халык уеннары, көч экстримы буенча конкурс һәм башка чаралар көтә. Россия төбәкләреннән һөнәрчеләр һәм халык сәнгать кәсепләре осталары ярминкәсе эшләячәк. Шулай ук төбәк тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләүче белем бирү һәм мәдәни программа узачак. 

Фестиваль программасын зур концерт программасы тәмамлый. Сәхнәдә Россиянең һәм Татарстанның танылган башкаручылары чыгыш ясаячак.
 


Нет комментариев