Сәхнәдә – Чәчәкле үзешчәннәре
Узган пәнҗешәмбе кичендә Чәчәкле Мәдәният йорты үзешчәннәре Ямбакты авылы тамашачыларына үзләренең “Бер картлыкта, бер яшьлектә” дигән концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Әлбәттә инде, башта авыл җирлеге башлыгы Равил Җамалетдинов ямбактылыларны сәламләп, аларга саулык-сәламәтлек, эшләрендә һәм киләчәк тормышларында уңышлар теләде, берочтан Чәчәкле уңганнарының матур эшләре белән дә таныштырып үтте, киләчәк планнар турында сөйләде.
Ә аннары сәхнәдән сәгать ярымнар тирәсе узган елларда популяр булган һәм бүген еш ишетелә торган заманча көйләр яңгырап торды. Айсылу Җиһаншина, Гөлчәчәк Хәкимуллина, Фәнисә Минхасапова, Гөлсинә Гәрәева, Исламия Минсадыйкова, Азалия Галиуллина, Гөлфия Сабирова, Мәдинә Җиһаншина һәм башкаларның чыгышын тамашачылар югары бәяләде. Фәнил Гөлминсадыйков, Рөстәм Вилданов һәм Рәфәс Мостафиннан торган баянчылар триосы татар халык көйләреннән тезмә башкарып сокландырса, Дания Нуриәхмәтова, Гөлнур Мияссарова, Айсылу Сафина, Резедә Хәйруллина татар, чегән, башкорт һәм диңгезчеләр биюләре белән үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бер мәлдә тамашачылар үзләре дә аларга кушылып бии башларлар кебек тоелды. Бүгенге көн темасына кагылышлы булган мәзәк хәлләрне карап та туйганчы көлде тамашачылар.
– Мондый очрашулар авыл кешеләре арасында яңа талантларны табарга ярдәм итә, – диде район башлыгы Камил Нугаев. – Булганнан бар да була, җыр-моңны яратучылар үзләрен сәхнәдә дә таныта, хезмәттә дә башкаларга үрнәк күрсәтә...
Чәчәкле үзешчәннәренең чыгышы тамашачыларда соклану уятты. Җирлек башлыгы Илшат Галәветдинов иҗат коллективына яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп, халык исеменнән рәхмәт әйтте. Хәзер инде Ямбакты үзешчәннәрен Чәчәкледә көтәләр.
Тәлгат Җамалетдинов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев