Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә (ФОТО)
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Нинель Садриева галим, мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган чарада катнашты.
Казанның Мәрҗани йорт-музеенда узган очрашуга мәгърифәтче нәселеннән булган 35 вәкил килгән иде.
Җылы шартларда узган әлеге очрашу кысаларында Казан шәһәренең Иске Татар бистәсенә экскурсия оештырылды, Мәрҗанинең балачак еллары узган Арча районындагы Ташкичү авылына (ул әле биредә мәдрәсәдә дә укыган) туристик маршрут оештыру белән бәйле мәсьәләне карадылар. Очрашу барышында музей комплексы территориясен зурайту, андагы экспонатларның санын арттыру, галим булган урыннарның виртуаль маршрутын әзерләү турында карарлар кабул ителде.
Шиһабетдин Мәрҗанинең бай мирасын өйрәнү максатында әле күп нәрсәләр эшлисе бар. Гомеренең күп елларын халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган бөек галимнең эшләре һәр яктан караганда да аерым игътибарга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев