Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгарның яшь артистлары "Созвездие-Йолдызлык-2022" конкурсының зона этабында чыгыш ясадылар

Иҗади фестивальдә Татарстан Республикасының сигез районыннан вәкилләр катнашты.

Кичә Чистайда "Созвездие-Йолдызлык-2022" эстрада сәнгате XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.
Иҗади фестивальдә республиканың сигез районыннан вәкилләр катнашты. Спас районы данын "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә якладылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча "Вокал–соло" номинациясендә (өлкән төркем, малайлар) Николай Сафонов җиңеп чыкты. Аңа махсус приз - Чистай сәгать заводы сәгате тапшырылды.

"Вокал-соло" номинациясендә (урта төркем, кызлар) махсус призны Анна Кондратьева алды.

"Вокал-соло" номинациясендә (2нче кече төркем, кызлар) Ирина Сорокина 3нче урынны яулады.

"Вокал-соло" номинациясендә (урта төркем, кызлар) Ксения Хөснетдиновага 2 урын бирелде.

Фестиваль җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар шулай ук фестивальнең быел апрель аенда Казанда узачак  суперфиналында катнашырга чакыру алдылар. 
Конкурста катнашучыларның барысы да "Созвездие-Йолдызлык-2022" эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнашучыларның дипломнарын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев