Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгардагы “Яңарыш” мәдәни фестивалендә “Закария” төркеме чыгыш ясады

Фестивальнең дүртенче көне истә калырлык булды.

Болгарда инде бишенче көн “Яңарыш. Эпос заманча укуда” фестивале гөрли. Фестивальнең һәр көне күпмилләтле илебезнең халык мәдәниятенә багышланган.

Дүртенче көндә фестиваль кунаклары алдында Казан шәһәренең “Закария” фолк-төркеме чыгыш ясады. Кызлар триосы Татарстанның кунакчыл җирендә яшәүче халыклар – татар, рус, чуаш, удмурт телләрендә җырдар башкарды. Шулай ук чыгыш программасына Кырым татарлары һәм мишәр диалектларында җырлар да кертелде. 

Кызлар әйтүенчә, аларга репертуарны төзүдә республика буенча оештырылган тел экспедицияләре дә ярдәм иткән. 

Шулай ук тамашачыларны бурят эпосы буенча ясалган компьютер уены проекты белән дә таныштырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев