Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Болгарда Сабан туе бәйрәме узды

Традиция буенча халык Рабига күле буенда җыелды.

Кичә Болгарда традицион халык бәйрәме - Сабан туен билгеләп үттеләр.

Рабига күле буенда узган халык күңел ачулары балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу чараларын үз эченә алды.

Бәйрәм ипподромда узган ат чабышларыннан башланып китте.

Җайдаклар ел буе атларны бу ярышка әзерләгәннәр. Сабантуй көнендә аларга үзләренең осталыкларын тамашачыларга күрсәтү мөмкинлеге туды. 

Җыелган халыкның төп игътибары, әлбәттә, бәйрәмнең төп концерт мәйданчыгында барган чараларга юнәлтелгән иде. 

Монда язгы кыр эшләре алдынгыларын, Спас районының авыл хуҗалыгы тармагына дистәләгән ел гомерләрен биргән авыл хуҗалыгы ветераннарын котладылар. 

Сәхнәдән Болгар һәм Спас районы халкына сәламләү сүзе белән район башлыгы Роман Исланов һәм Сабантуйга Казаннан һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән мөхтәрәм кунаклар мөрәҗәгать итте. 

Аннары артистлар концерты булды. 

Концерт белән бер үк вакытта милли көрәш буенча ярышлар да узды, алар бик күп тамашачыларны җыйды. 

Бәйрәм кунакларына төрле ярышларда катнашырга һәм үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, шулай ук уңышларын сынап карарга тәкъдим ителде: ярышларда катнашучылар тизлеккә утын ярдылар,дротиклар аттылар, кул көрәштерделәр, бассейннан җәен балыклары тоттылар.

Бәләкәй кунаклар өчен балалар Сабантуе әзерләнгән иде. 

Бәйрәм кунаклары игътибарына шулай ук рус, татар, чуаш һәм әрмән милли утарлары тәкъдим ителде. Биредә халыкларның гореф-гадәтләре һәм көнкүреш тормышы, милли киемнәр, җырлар һәм биюләр белән танышырга мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев