Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Болгарда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт булды

Спас үзешчәнәре ветераннарны җыр-биюләре белән сөендерде.

Район Мәдәният йортында кичә бәйрәм концерты булды. Чара алдыннан тамашачылар фойеда ветераннар тарафыннан ясалган кул эшләреннән оештырылган күргәзмә белән таныша алдылар. Оста итеп ясалган кул эшләре барысының да күңеленә хуш килде.

Ветераннар исеменә котлаулар күп булды бу кичәдә.

Башта тамашачыларны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов сәламләде.

“Өлкән яшьтәгеләр район тормышына битараф түгелләр. Безнең ветераннар бер җәмәгать эшеннән дә читтә калмыйча, яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Алар тәҗрибәсе безнең өчен бик файдалы”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Фәргат Мөхәммәтов шулай ук өлкән яшьтәгеләргә үз сәламәтлеге турында аеруча кайгыртырга кирәк икәнен ассызыклады. Диспансеризация, тиешле прививкалардан, шул исәптән коронавируска каршы прививкадан да читтә калырга ярамый.

Залда утыручыларны шулай ук район ветеран оешмасы җитәкчесе Татьяна Бурумова да котлады.

«Кадерле ветераннар, мин сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Бу көнне төрлечә - совет яшьләре, игелек һәм дуслык, алтын яшь көне дип атыйлар. Тик бәйрәмне берничек тә өлкәннәр көне дияргә ярамый. Без өлкәннәр түгел, ә җәмгыятьнең алтын фонды, үсеп килүче буынга үрнәк... Бәйрәм көнне сезгә, беренче чиратта, сәламәтлек телисем килә. Сәламәтлек булса, бар да була” – диде Татьяна Николаевна.

Тамашачылар алдында Екатерина Михайлова, Рөстәм Холмирзоев, Гөлназ Рәхимова, Татьяна Аристова, Анна Кондратьева, Ольга Смолина, Евгений Кременсков, «Болгар таңнары», «Волжские зори» ансамбльләре, шулай ук яшь башкаручылар Юлия Корнеева, Дарья Маничева, Алёна Алексеева, «Шанс» хореография коллективы һәм башкалар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев