Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгарда фестивальнең икенче көне «Манасчы» драмасы белән тәмамланды

Тамашачылар кыргыз халкының мәдәни байлыгы белән таныштылар.

Болгарда "Яңарыш: эпос заманча укуда" фестиваленең икенче көне тәмамланды. 

Бу көн ТР югары уку йортлары һәм ГИТИС студентлары катнашындагы театр лабораториясе белән истә калды.

Алар режиссер һәм актер Александр Коручеков остазлыгы астында Чыңгыз Айтматов әсәре буенча «И дольше века длится день...» һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» спектакльләренең эскизларын әзерли башлыйлар.

Кич белән төп сәхнәдә Jukebox Trio чыгыш ясады.

Алар акапелла һәм битбокс техникасын берләштергән үз стилендә чыгыш ясыйлар. Үз җырлары белән бергә, төркем популяр җырларның кавер-версияләрен дә башкара.

Икенче көннең ахырында Бишкек шәһәренең А. Умуралиев исемендәге шәһәр драма театры башкаруында "Манасчы" драматик хикәясе күрсәтелде. Тамашачылар кыргыз халкының мәдәни байлыгы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев