Болгарда “Без бергә” балалар иҗат конкурсы узды
Мәдәният

Болгарда “Без бергә” балалар иҗат конкурсы узды

Фестиваль сәхнәдә талантлы җырчы, биюче һәм шигырь укучыларны җыйды

Бүген Болгарда “Без бергә” балалар иҗат конкурсының муниципаль этабы узды. Район Мәдәният форты фойесында халык осталары эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ). 

Мәдәният йорты сәхнәсендә исә талантлы җырчы, биюче һәм шигырь укучылар үз талантларын күрсәттеләр.

Фестиваль-конкурс өлкән һәм кече төркемнәр арасында «Хореография», «Халык вокалы», «Халык вокаль ансамбле», «Инструменталь ансамбль», «Иҗади гаилә», «Сәнгатьле итеп уку», «Театр сәнгате» номинацияләрендә уздырылды. Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Бу хакта тулырак газетабызның 7 март санында укый аласыз.

Нет комментариев