Конкурста шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары катнашты.
Бүген район Мәдәният йортында “Без бергә” балалар халык иҗатының республика фестиваль-конкурсы муниципаль этабы узды. Конкурста Болгар, Ким, Иске Рәҗәп, Антоновка, Никольск һәм башка мәктәпләрдән укучылар катнашты.
Сәхнәдә җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары үз сәләтләрен күрсәтте.
Иҗади номерлардан тыш, жюри игътибарына “Россия сувенирлары” декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Фестиваль турында тулырак газетабызның 3 март саныннан укый аласыз.
Нет комментариев