Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгар мәдәният йортында 8 Мартка багышланган концерт булды

Сәхнәдән ирләр хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар.

Узган якшәмбе көнне район Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды.

Концерт алдыннан залда җыелган барлык хатын-кызларны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев бәйрәм белән котлап, исәнлек, мәхәббәт, бәхет һәм тынычлык теләде һәм аналарга багышланган җыр җырлады.

“Шефы” дигән яңа музыкаль төркемнең чыгышы барлык тамашачылар өчен чын сюрприз булды, дисәң, бер дә ялгыш булмас. Төркем составына Антоновка, шәһәрдәге беренче урта һәм коррекция мәктәбе директорлары Иван Савинов, Евгений Марянин һәм Алексей Корчагин, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов керде.

Районның башка үзешчән артистлары да тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерде.

"Шундый әйбәт концерт куеп, безнең күңелләрне күтәргән өчен шәһәребез ир-атларына бик зур рәхмәт", - дип тәэсирләре белән уртаклашты тамашачы Татьяна.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев