Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгар Мәдәният йортында “Карбикә” спектаклен куйдылар

Раштуа тамашасын сәламәтлеге чикле балалар әзерләгәннәр.

Кичә Болгар шәһәре Мәдәният йортында Раштуа бәйрәменә багышланган “Карбикә” спектакле узды. Тамашаны Спас районының тәрбиягә бала алган гаиләләрендә яшәүче һәм сәламәтлеге чикле балалар әзерләгәннәр.

Спектакльдә иллегә якын бала катнашты. Зурлар да, кечкенәләр дә тамашага ныклар әзерләнгәннәр. Спектакльне оештыручы Елена Янковская сүзләре буенча, спектакль – районда инде күптән эшләүче “Пеликан” клубыны моңа кадәр булмаган иң зур проекты. Тамашага берничә ай әзерләнгәннәр, декорацияләр ясаганнар, тамаша эффектларын көйләгәннәр.

«Әкият сюжеты барысына да кечкенәдән үк яхшы таныш. Мәхәббәт һәм тугрылык турында могҗизалы әкият Яңа ел һәм Раштуа бәйрәменә чын бүләк булды», – дип билгеләп үтте Елена Янковская.

Тамашачылар яшь артистлар чыгышын бик җылы каршы алдылар һәм кайнар алкышлар белән бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев