Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгар халкына «Кара пулат» операсын күрсәтәчәкләр

Халык операны 12 һәм 13 августта ачык һавада карый алачак.

Болгарда композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. Күргәзмә иске Болгар территориясендә 12 һәм 13 августта ачык һавада open-air форматында узачак. Башкаручыларның тавышы Болгар шәһәре территориясендә 12 һәм 13 августта яңгыраячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Операны күрсәтү Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Болгар шәһәре территориясендә опера күрсәтү турында карар ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында узган күчмә утырышта кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, сюжеты Болгар ханы кызы турында борынгы риваятькә нигезләнгән опера премьерасы 2015 елда узган иде. Композитор Эльмир Низамов әсәрен беренче башкаручыларның кайберләре быел да сәхнәдә чыгыш ясый. 

«Башкаручылар составы тамашачыларны сөендерәчәк. Операның төп арияләрен Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Спектакльдә Тинчурин театры артистлары – Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров һәм Зөлфәт Закиров та катнашачак», – дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев