Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бездә “Болгар радиосы”н яратып тыңлыйлар...

"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" җәмгыяте коллективы инде икенче ел Болгар дәүләт музей-тыюлыгына велоэстафета оештыра. Чәршәмбе көнне "Болгар радиосы"ның күп санлы тыңлаучылары яңадан үзләренең яраткан диджейлары, төгәлрәк әйткәндә, иртәнге "Чәк-чәк шоу" күңел ачу программасын алып баручыларны һәм телерадиокомпаниянең башка хезмәткәрләрен борынгы бабаларыбыз яшәгән җирдә каршыладылар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, дип дөрес әйтәләр. Шуңа күрә Ак мәчет каршындагы мәйданга халыкның күпләп җыелуына гаҗәпләнерлек тә түгел: радио һәм телевидение алып баручыларын күреп аралашу, алар белән истәлеккә фоторәсемгә төшү өчен хәтта республиканың күрше районнарыннан да килгәннәр. Алдан хәбәр ителгәнчә, кичке сәгать бишләр тирәсендә борылышта озата килүче дәүләт инспекторлары автомобиле артыннан велоэстафетада катнашучылар үзләре дә күренде. Мәйданда аларны телекомпаниянең генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев һәм башка рәсми затлар каршылады.
Велоэстафетада катнашучылар микрофон каршына чыгып, очрашуга килгән һәр кешегә үзләренең тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Аеруча да район чигендә велосипедлар белән каршы алган һәм соңыннан эстафетада катнашучыларга кушылып берничә километр ара үткән мәктәп укучыларына, яшьләргә дә рәхмәт сүзләрен күп әйттеләр.
- Биредә кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр яшәвенә тагын бер кат инандык, - дип ассызыклады Илшат Әминов. - Велоэстафетаның Болгарга оештырылуы да зур мәгънәгә ия, безнең тамырларыбыз шушы җиргә килеп тоташа...
Тантаналы өлештән соң тренер Рәшит Зыятдинов җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь спортчылар каратэ һәм кул сугышының кайбер элементларын күрсәттеләр. Спортчыларның чыгышын һәркем зур кызыксыну белән карады.
Бераз соңрак "Болгар радиосы" коллективы фестиваль-вакыйгалар комплексында татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт оештырды. Программаны алып барган Рөстәм Гайзуллин белән Айсылу Хаҗиева тамашачылар күңелен уен-көлке, мәзәк хәлләр сөйләп яулады. Сәхнәдә конкурслар да оештырдылар, җиңүчеләргә исә ТНВ логотибы төшерелгән футболкалар тапшырдылар. Иртәнге сәгать алтыда Казан Кремленнән башланып киткән озын юл шактый арытса да, Рөстәм белән Айсылу сер бирмәскә тырыштылар. Юл дигәннән, 200 чакрымга якын иң озын араны бары тик генераль директор урынбасары Данил Гыйниятов кына велосипедтан бер дә төшмичә үтә алган. Яңалыклар бүлеге мөхәррире Айнур Әхмәтов 100 чакрым үткән, музыкаль мөхәррир Илфар Кәримов исәбенә 75 чакрым язылган.
Зал тулы тамашачы көтеп алган концерт һәркемдә бары тик соклану хисләре генә уятты. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова, шулай ук Илсөя Бәдретдинова, Гөлнара Габидуллина, Азалия Зиннәт, Ләйсән Гарифуллина, Илнар Ялалов, Роберт Янгуловның чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Сәхнәдән татар, рус һәм итальян телләрендә моңлы көйләр озак яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев