Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бер атнада – ике бүләк

Мирсәет Сөнгатуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленә лаек булды.

Узган атнада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

– Биредә үз хезмәт коллективларында төрле тармак һәм һөнәр ияләре, инженерлар һәм производство җитәкчеләре, фән эшлеклеләре һәм табиблар, артистлар һәм хезмәт ветераннары җыелды, – диде Фәрит Хәйрулла улы. – Алар туган республикабызның социаль-икътисади үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Сез – безнең горурлыгыбыз, башкалар өчен үрнәк. 

Шунысы куанычлы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр арасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин да бар. Кырык елдан артык армый-талмый татар халкына хезмәт иткән, онытыла башлаган борынгы җырларны эзләп табып, үзенең күп сандагы яраткан тамашачысына җиткергән Мирсәет абыйның иҗатына бирелгән лаеклы бәя бу. Шөкер, җитмешен тутырса да, моң сандугачы әле сәхнәдән китәргә җыенмый. Ходай аңа тавышны да, буй-сынны да кызганмыйча биргән.

Үткән атнада Мирсәет абыйның тагын бер бүләккә лаек булуын да әйтергә кирәк. Казанның «Әкият» курчак театрында зур уңыш белән узган «Спас районы мәдәнияты көне»ндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев халык җырчысына тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган документта «Сез – кабатланмас моңыгыз белән халык күңелен яулаган күренекле җырчы. Татар халкының бай җыр мирасын саклау калу һәм дөньяга таныту өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлегегез олы ихтирамга лаек» дигән юллар бар.
Чыгышы белән Әлки төбәгеннән булса да, балачак һәм яшүсмер еллары әнисенең туган авылы – Чәчәкледә узган Мирсәет абыйга нык сәламәтлек, иҗат уңышлары, әле озак еллар тамашачыларны матур җырлары белән сөендереп яшәвен телибез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев